ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Хәвеф-хәтәр

Пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысы вафат булган

17 февраль 2017, 09:44

Пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысы вафат булган Табиблар баланың күзеннән пуляны ала алмаган.

(Казань, 17 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Бүген балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала. Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин операциядән соң баланың хәле начарлана, йөрәге тибүдән туктый. 

Үлемгә китергән сәбәпләрнең соңгы нәтиҗәсен суд-медицина экспертлары ясаячак.

Искәртеп үтик, «Татар-информ»да Түбән Камада мәктәп укучысы сыйныфташының күзенә атуы турында хәбәр ителгән иде. Яшүсмер күптән түгел травматик пистолет сатып алган булган. Әтисе улында күргән коралны алып яшереп куйган. Әмма улы пистолетны тапкан һәм саклар өчен иптәшенә биргән.

11 февраль көнне әлеге иптәше пистолетны хуҗасына бирү өчен мәктәпкә алып килгән. Биргәндә ул аның корылган икәнен әйтергә оныткан.

Дәрес бетәргә берничә минут кала укытучы сыйныф бүлмәсеннән чыккан. Пистолет хуҗасы коралны сумкасыннан алып, аның белән селтәнгәләп уйнаган һәм ул шул вакытта пистолет атып җибәреп, уң ягында утырган иптәшенең күзенә эләккән.

Балалар арасында низаг булмавы билгеле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр