news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенә барган язучылар Даими вәкиллекнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов татар язучыларын Татарстаннан читтә яшәгән татарлар белән ешрак аралашырга чакырды.

Свердловск өлкәсенә барган язучылар Даими вәкиллекнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
Фото: Рәмис Латыйпов

Татарстанның Сверловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Татарстаннан халык белән очрашуга килгән язучы Камил Кәримов, Ләбиб Лерон һәм журналист Рәмис Латыйповны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бүләкләү Екатеринбургтагы татар үзәгендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда булды.

«Языгыз, килегез, без үз ягыбыздан оештыру мәсьәләләрен хәл итәрбез. Бу чараны Бөтендөнья татар конгрессы күтәрде, аларга зур рәхмәт. Язучылар белән очрашу дигән әйбер ул совет заманыннан бирле булган. «Тере язучыны күрдем», дигән хис бар бит инде ул. Ул рәхәтлек бирә – язучыларга да, укучыларга да», - диде даими вәкил Хәйдәр Гыйльфанов.

  • Татар язучылары – Тукай премиясе лауреатлары, язучы, сатирик Камил Кәримов һәм шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон Свердловск өлкәсенең 7 авылында һәм Красноуфимск, Екатеринбург шәһәрендә татарлар белән очрашу уздырды. Бу сәяхәт Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылды.

«Очрашуларда сораулар булсын иде. Сорау юк икән, кешене берни дә борчымый, ул канәгать дигән сүз. Чәй эчәбез, фотога төшәбез дә таралышабыз. Безнең дә беләсе килә – халыкны нәрсә борчый икән? Арабыз бит якын түгел. Көн саен күрешә алмабыз. Тагын килербез дип әйтербез, әмма алай булмас инде ул», - дип Камил Кәримов чыгыш алдыннан.

Ул язучылыкка китергән хезмәт юлы, «Ком сәгате» романының язылу тарихы белән таныштырды. Шушы әсәренә нигез булган бер кызыклы эпизодны сөйләде. «Рәхәт тормыштан кеше язучы булмый», - диде Камил Кәримов.

Очрашуга килгән татарлар язучы Разил Вәлиев, татар китаплары турында сораулар бирделәр. Свердловск өлкәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрьнең иҗатына бәя бирүне сорадылар һәм читтәге татарлар турында мәгълүматларны Татарстанга җиткереп баруны үтенделәр. Мәгълүмати сайт алып баручы яшьләр «Интертат» һәм «Татар-информ» сайтларының укылышы белән кызыксынды. Ләбиб Лероннан балаларын татар рухлы итеп тәрбияләү рәвеше белән уртаклашуны сорадылар.

«Баланың баш мие ул губка кебек, бөтен нәрсәне сеңдерә. Рус телен ул болай да беләчәк, татар телен биреп калырга кирәк. Без өйдә гел татарча сөйләштек. Алар гел татар язучылары белән аралашып үсте. Рус телен ул барыбер беләчәк. Хәзер алар миннән шәп рус телен беләләр, төрекчәне, инглизчәне беләләр. Милләтпәрвәр кызлар булып үсүләренә мин горурланам», - диде Ләбиб Лерон, кызлары Айсылу белән Ләйлә турында сөйләгәндә.

Хәйдәр Гыйльфанов мондый очрашуларның язучыларның үзләре өчен дә кирәк булуын искәртеп узды.

«Үз казаныңда гына кайнап яшәү җайлыдыр. Әмма казаннан ташыган шулпа кебек, читкә чыгып, башка җирне дә күреп килергә кирәк. Чөнки татарның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Икенчедән, язучыларга интернетны күбрәк кулланырга кирәк. Кәгазь юк, китап чыгарып булмый дип кенә яшәргә кирәкми. Китап күтәреп йөрү авыррак та. Заманы шундый – планшет аша китап укырга өйрәнәбез. Ул җайлы», - диде Хәйдәр Гыйльфанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100