news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе Әҗегол авылы мәктәбе директоры татар язучыларын ешрак килергә чакырды

Свердловск өлкәсе Әҗегол авылы мәктәбе директоры татар язучыларын ешрак килергә чакырды
Рәмис Латыйпов

Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол авылы мәктәбе директоры Ринат Вәлиев Казаннан килгән язучылар белән очрашудан соң язучыларны, шагыйрьләрне ешрак килергә чакырды. Аның фикеренчә, бу татар теленә, әдәбиятына кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирә.

«Язучыларның килүе безгә дәрт бирә. Татар телен, әдәбиятын саклап калырга кирәк. Язучылар ешрак килсәләр, күбрәк килсәләр, татар теле, әдәбияты белән кызыксынучылар да күбрәк булыр иде», - диде Ринат Вәлиев.

  • Очрашуны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы уздыра. Аның инициаторы – Татарстанның Сведловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина. Сәяхәттә Тукай премиясе лауреатлары – язучы, сатирик Камил Кәримов һәм балалар язучысы, шагыйрь, пародия остасы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов катнаша.

Әҗеголда туксанынчы һәм 2000нче елларда популяр булган җырчылар Ильяс Вәлишаһ һәм Сәгыйть Гыйбашев, хәзер Кариев театрында эшләгән актриса Рузанна Хәбибуллина, шагыйрә Зөһрә Әхмәтҗанова туган. Мәктәптә алар хөрмәтенә стенд урнаштырылган. Мәктәп коллективы үзләре белән таныштырды һәм балаларның чыгышларын тәкъдим итте. Татар язучылары балаларның татарча дөрес, матур итеп шигырьләр сөйләүләренә соклануларын әйтте, рәхмәтләрен җиткерде.

Шул ук вакытта мәктәп директоры, «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, хәзерге вәзгыятьне катлаулы дип әйтте. Ринат Вәлиев әйтүенчә, балалар мәктәптә атнасына 1-2 (чирегенә карап) татар теле, әдәбият дәресе укый, сыйныфтан тыш чаралар татарча уза. «Шуның белән генә торабыз инде. Кызганычка, шулай. Күпчелек гаиләләргә татар теле кирәкми», – диде ул.

«20 ел элек безнең авыл чын татар авылы иде. Монда бер рус кешесе дә юк иде. Кызганычка, катнаш гаиләләр күбәйде. Авылда эшләр булмагач, яшьләр китә, йортлар буш утырып кала, шуларны чит халыклар – руслар, таҗиклар, үзбәкләр ала. 60 бала укый, бик татарча сөйләшмиләр. Чөнки һәр класста чит милләт баласы, бер-берсе белән русча сөйләшәләр. Ә без русча начар белә идек, гел татарча сөйләшә идек, хәзер киресенчә», - диде ул.

Директор фикеренчә, телне саклап калырга да мөмкин. Ул мисал итеп үз гаиләсен китерде. «Телне саклап була, бары тик гаиләдә генә. Берничә чын татар җанлы гаилә бар. Алар аз. Без татарча сөйләшәбез. Өч улым да татарча сөйләшә. Катнаш гаиләләргә татар теле бик кирәкми», - диде Ринат Вәлиев.

Ләбиб Лерон 8 ел элек – 2015 елда бер төркем язучылар - Нәбирә Гыйматдинова, Данил Салихов, Рифә Рахманнар белән, шулай ук Фәвия Сафиуллина чакыруы буенча, бу авылларда булганын һәм андагы проблемаларны күзәтүен сөйләде.

«Күзәтүләрдән чыгып, бөтен җирдә бер проблема дибез – ул балаларның русча сөйләшүе. Ул Мөслимдә булсын, Актанышта булсын – чеп-чи татар авылларында да русча сөйләшәләр. Ә инде чит төбәкләрдә балалар ничек русча сөйләшми кала ала икән? Без ишеттек – кайбер авылларда чын татарча сөйләшүче балалар да бар икән. Хәзер шуңа сөенеп йөри торган заман. Алар моңа ничек ирешәләр икән?» – диде Ләбиб Лерон.

Камил Кәримов үзенең иҗатка кереп китү тарихын сөйләде һәм балаларны тормышка яраклы булып үсәргә өндәде. «Көрәштән курыкмаска кирәк. Песием-песием дип кенә үссә, бала ерак китә алмый. Үсәр өчен өйдә ятып булмый. Авыл балалары башкача инде ул. Алар батыр була. Елап утырган булмагыз, көрәшкә әзер булыгыз. Мондый матур авылда язучылар тумый калмас. Иҗатны тыярга ярамый. Бөтен язучыларны авыл үстерә. Авыл – авыл инде ул. Табигатьнең матурлыгын күреп калыгыз. Иҗат ул шуннан башлана», - диде Камил Кәримов.

  • Әҗегол авылы мәктәбенең 100 еллык тарихы бар. Ул ачылганнан бирле анда татар теле укытылган. Авылда элек 1500 тирәсе кеше яшәгән, 250 укучы булган. Хәзер авылда 700 тирәсе кеше яши, мәктәптә 60 укучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100