news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары Свердловск өлкәсенең 7 авылында очрашу уздырды

Татар язучылары Свердловск өлкәсенең 7 авылында очрашу уздырды

Татарстаннан Свердловск өлкәсенә килгән язучылар – Тукай премиясе лауреатлары Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон ике көндә өлкәнең 7 авылында һәм Красноуфимск шәһәрендә халык белән очрашты. Болар – 4 районда урнашкан Әҗегол, Арый, Шәкүр, Акбаш, Уфа Шигере, Үрмәкәй, Аракай (Әрәкәй) авыллары. Очрашулар башлыча мәктәпләрдә узды.

Очрашу Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиленең урынбасары Фәвия Сафиуллина инициативасы белән оештырылды. Ул татар телен белүчеләрнең кимүенә борчылуын, татар теле буенча олимпиадага килүчеләрнең дә тупас хаталар ясавына борчылуын сөйләде.

«Моның төп сәбәбе – балаларның китап укымавы дип аңлыйм. Безнең моңа кадәр дә тәҗрибә бар иде, язучылар белән очрашулар уздырган бар. Ул очрашулар өлкәннәр белән узды, клублар шыгрым тула иде. Балаларга да тере язучыларны күрү кызык булыр, китапка кызыксыну уятыр дип уйладым», – диде Фәвия Сафиуллина.

Һәр мәктәптә диярлек балалар очрашуларда татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, җырлар җырлады, татарча биеп күрсәтте. Чыгыш ясаучы укучылар һәр мәктәптә дә милли киемнәрдән килгән иде.

«Татар дөньясының зур икәнен беләбез, бөтен җиргә дә барып җитеп булмый. Әмма тырышабыз әкренләп. Өлкәләп-өлкәләп барабыз. Без өлгермәгән җиргә башка дуслар барыр. Бүген шуны аңладык – татар халкының чыгышын, фикерен бөтен җирдә көтеп торалар икән. Без бик күп сорауларга җавап бирдек, әмма үзебезгә дә сораулар туды. Болар турында аерым сөйләшербез әле без», – диде Камил Кәримов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шәкүр авылы мәктәбе директоры Илүзә Габдрахманова (Аптрахманова) бу очрашуларның балаларда кызыксыну уятуын әйтте. Аның фикеренчә, тел саклансын өчен иң мөһиме – гаиләдә татарча сөйләшү. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атнасына 1 яки 2 дәрес керә (төрле чиректә төрлечә).

«Шулай да без татар телен сакларга тырышырбыз. Булыр, булдырырбыз, булдырачакбыз. Безнең мәктәптә 30 бала йөри. Без аз, әмма без аларга татар телен җиткерербез», – диде мәктәп директоры.

Бүген Екатеринбургта татар милли активистлары белән очрашу көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100