news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идрис Газиев: Роберт Миңнуллин шигырьләре безнең белән кала

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә 71 яшендә вафат булды

Идрис Газиев: Роберт Миңнуллин шигырьләре безнең белән кала
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышланган #робертминнуллингабагышлап хештегы белән урнаштырыла торган мөрәҗәгатьләр флешмобына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев кушылды.

«Шагыйрь бу гөнаһлы җирдән киткәндә, аның шигырьләре безнең белән кала… Шулай ук Роберт Миңнуллинның шигъри юлларга салынган җырлары да кала. Ул Мәхәббәтне җырлады һәм аның сүзләре һәркемгә аңлаешлы! Алар миңа бик якын», — дип яза җырчы.

Татарлар шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган флешмоб игълан итте. Аңа Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева кушылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100