news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева Роберт Миңнуллинга багышланган флешмобка кушылды

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә социаль челтәрләрдә флешмоб игълан ителде.

Винера Ганиева Роберт Миңнуллинга багышланган флешмобка кушылды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татар әдәбиятын сөючеләр һәм артистлар халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә оештырган флешмобка Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева кушылды. Алар #робертминнуллингабагышлап хештегы белән мөрәҗәгатьләр урнаштыра. 

«Бүген йөрәгем көне буе үксеп елый. 30 елдан артык аралашкан, иң яраткан, хөрмәт иткән иҗатташ дустым Роберт Миңнуллин арабыздан китеп барды. Ике тугандаш республиканың сөекле улы, бөек шагыйре, гаҗәеп гади, кешелекле, олы йөрәкле шәхес. Гади генә сүзләр белән фикерне тирән итеп әйтә белүче зирәк шагыйрьләрнең берсе иде ул.

Шундый зур шәхес белән якыннан дус булуым белән мин горурланам, аның сүзләренә язылган җырларны башкаруым белән мин бик бәхетле.

Яратыгыз Туган илебезне,

Яратыгыз Туган телебезне,

Яратыгыз газиз аналарны,

Яратыгыз газиз балаларны,

Яратыгыз сөйгән ярыгызны,

Бернигә дә карамый,

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Бу сүзләр һәрбер кешенең, гаиләләренең яшәү девизы булып яңгырый. Дустым, урының оҗмахта булсын, җырларың, шигырьләрең, узең — мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсың», — дип язган җырчы.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә 71 яшендә вафат булды.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буген йорэгем коне буе уксеп елый.30 -елдан артык аралашкан,ин яраткан, хормэт иткэн ижатташ дустым Роберт Миннуллин арабыздан китеп барды.Ике тугандаш республиканын соекле улы, боек шагыйре, гэжэеп гади,кешелекле,олы йорэкле шэхес.Гади генэ сузлэр белэн фикерне тирэн итеп эйтэ белуче,зирэк шагыйрлэрнен берсе иде ул.Шундый зур шэхес белэн якыннан дус булуым белэн мин горурланам, анын сузлэренэ язылган жырларны башкаруым белэн мин бик бэхетле. Яратыгыз туган илебезне , Яратыгыз Туган телебезне, Яратыгыз газиз аналарны , Яратыгыз газиз балаларны, Яратыгыз сойгэн ярыгызны, Бернигэ дэ карамый, Мэхэббэтсез яшэу ярамый! Бу сузлэр хэрбер кешенен ,гаилэлэрнен ,яшэу девизы булып янгырый.Дустым урынын ожмахта булсын🙏жырларын, шигыйрлэрен, узен-мэнгегэ безнен йорэклэрдэ калырсын🙏 #Ганеевавинера #ГанееваВинера#РобертМиннуллингабагышлап

Публикация от Винера Ганеева (@vinera_ganeeva_official)

Татарлар шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган флешмоб игълан итте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100