news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Кафил Әмиров вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Республиканың элеккеге прокуроры 71нче яшендә вафат булды.

Татарстан җитәкчелеге Кафил Әмиров вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты
прокуратура РТ

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге республиканың элеккеге прокуроры Кафил Әмировның вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы кичә икенче класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Кафил Әмировның 71нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең хатыны Нурия Әмировага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Кафил Фәхразый улы Әмиров 1949 елның 24 маенда ТАССрның Тәмте районы (хәзерге Югары Ослан районы) Нариман авылында туган. Хезмәт юлын Удмуртиядә башлаган, анда 1966-1968 елларда район газетасы хәбәрчесе булып эшләгән. 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлаганнан соң Сарман районы прокуратурасында тикшерүче, соңрак Татарстан прокуратурасының өлкән тикшерүчесе булып эшләгән.

1980 елда Әмиров Казанның Вахитов районы прокуратурасын җитәкләгән, ә 1989 елда Казан прокурорының беренче урынбасары итеп билгеләнгән. 1992-1997 елларда – ТР прокуроры урынбасары – республика прокуратурасы тикшерү идарәсе башлыгы, 1997-2000 елларда – ТР прокурорының беренче урынбасары.

2000-2013 елларда Татарстан Республикасы прокуроры булып эшләде. Кафил Әмиров әлеге вазифада «үзен законлылыкны ныгыту һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш керткән югары квалификацияле юрист, сәләтле оештыручы, принципиаль һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте», диелә кайгынамәдә.

Әмиров лаеклы ялга чыккач, студентларга белем бирде һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Моннан тыш, ул актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнде – китаплары басылды, фотолары урын алган күргәзмәләр оештырылды.

Кафил Әмиров «Россия Федерациясенең атказанган юристы», «Татарстан Республикасының атказанган юристы», «Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре» кебек дәрәҗәле исемнәргә, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденына, «Фидакяр хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләренә лаек булды.

«Һөнәри осталыгы, эшен зур җаваплылык тоеп башкаруы, кешеләргә һәм аларның проблемаларына карата игътибарлы булуы, үз эшенә бирелгәнлеге аркасында К.Ф.Әмиров зур абруй һәм хөрмәт казанды. Кафил Фәхразый улы Әмировның якты истәлеге күңелләрдә һәрвакыт сакланыр», - диелә кайгынамәдә.

Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Рафаил Гыйльманов, республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100