news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов экс-прокурор Кафил Әмировның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Президент Кафил Әмировның хатынына телеграмма юллаган.

Миңнеханов экс-прокурор Кафил Әмировның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
архив

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың элекке прокуроры Кафил Әмировның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Хөкүмәт телеграммасы аның хатыны Нурия Әмировага юлланган.

Әмировның вафаты — аның гаиләсе һәм Татарстан өчен зур югалту, диде Миңнеханов.

«Камил Фәхразиевич уникаль, көчле шәхес, белемле җитәкче, үзе шөгыльләнгән эшне җентекләп белгән тәҗрибәле хокук белгече иде. Унөч ел дәвамында республиканың алыштыргысыз прокуроры, университет мөгаллиме һәм яшьләрнең остазы, фоторәссам һәм берничә китап авторы. Ул үзенең киңкырлы талантын республикага багышлады һәм Татарстан законнарын ныгыту һәм саклауга тиңдәшсез өлеш кертте, — диде республика президенты.

Экс-прокурор Татарстан халкының күңелендә мәңге сакланачак, дип ышана Татарстан Президенты. Ул Әмировның балаларына, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүне сорады.

«Нык булыгыз, шушы авыр көннәрдә көч һәм ныклылык телибез», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100