Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров вафат

Фаҗига бер сәгать чамасы элек булган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров 71 нче яшендә вафат булды. Әлеге мәгълүматны Татарстан прокуроры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев раслады.

Фаҗига бер сәгать чамасы элек булган. Хәзерге вакытта җирләү вакыты һәм урыны мәсьәләсе хәл ителә.