news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофанның җәсәде салынган табут Благовещенск чиркәвенә китерелде

Храмнан туры трансляция оештырылган, ул Татарстан митрополиясе сайтында күрсәтелә.

Митрополит Феофанның җәсәде салынган табут Благовещенск чиркәвенә китерелде
видеодан скриншот

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофанның җәсәде салынган табутны Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвенә алып килделәр.

Владыка Феофанга литияне Казан епархиясенең вакытлыча идарәчесе Йошкар Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн һәм Татарстан башкаласының башка дин әһелләре башкара.

Гыйбадәткә теләгән һәркем килә ала.

Храмнан туры трансляция оештырылган, ул Татарстан митрополиясе сайтында һәм митрополиянең «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә күрсәтелә.

Алдарак «Татар-информ» митрополит Феофан белән хушлашу дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвендә булачак дип хәбәр иткән иде. Литургия иртәнге тугызда башлана, 11 сәгатьтә җеназа чины булачак. Аны Мәскәү Патриархиясе эшләре белән идарә итүче митрополит Воскресенский Дионисий башкарачак. Митрополит Феофанны Казан Богородица ир-атлар монастыреның Казан Изге ана иконасы чиркәве алтаре артында җирләячәкләр.

Архиерей кичә, 20 ноябрьдә, Мәскәүдә коронавирустан 74нче яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100