news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Митрополит Феофан белән хушлашу 23 ноябрьдә Казанда була

Митрополитның үлеме турында 20 ноябрь иртәсендә билгеле булды.

Митрополит Феофан белән  хушлашу 23 ноябрьдә Казанда була
Владимир Васильев

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу 23 ноябрьдә — дүшәмбе көнне Казанда булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бу әлегә якынча мәгълүмат кына. Тулырак белешмә бераз соңрак билгеле булачак», — диделәр митрополиядә.

Искәртеп үтик, митрополит бүген 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан өзлегүләрдән вафат булды. Ул Митрополияне 2015 елның июленнән җитәкли башлады.

Митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot