Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат

Агентлык мәгълүматлары буенча, архиерей коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Бу мәгълүматны Татарстан митрополиясендә расладылар.

Архиерей бүген, 20 ноябрьдә вафат булган.

Татарстан митрополиясе архипастырьлары, клириклар һәм паствалар владыка Феофанның вакытсыз үлеме сәбәпле, кайгы уртаклаша.