Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» агентлыгы редакциясе коронавируска каршы флешмобка кушылды
Бөтендөнья бәхет көнендә татарстанлылар социаль челтәрләрдә теләктәшлек сүзләре язылган фотолар урнаштыра.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгы редакциясе коронавируска каршы #мечтай со мной флешмобына кушылды.
Бүген Бөтендөнья бәхет көнендә Татарстан халкы социаль челтәрләрдә, коронавирус аркасында карантинда утырган кешеләргә һәм бер-берсенә елмаю бүләк итү өчен, #воВсе32 һәм #мечтайсомной хэштеглары белән фотолар урнаштыра.
»#мечтайсомной флешмобына кушылабыз, без сезнең белән, дуслар! Дөнья буйлап таралган коронавируска карамастан, бәхетле булыгыз һәм елмаегыз», — диелә агентлыкның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Акциягә күпләр кушылды инде. Алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та бар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз