420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан халкы, бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә, социаль челтәрләрдә Covid-19 коронавирусына каршы флешмоб оештырды.
Акциядә катнашучылар бөтен кешегә дә иминлек теләп, социаль челтәрләрдә бәхетле фотолар урнаштыра башлады. Аларны #воВсе32 һәм #мечтайсомной дигән хештеглар белән дә билгеләп куя.
Флешмобның максаты — бүген дөньяда таралган коронавирус аркасында карантинда утырган кешеләргә һәм, гомумән, якыннарыңа иминлек теләп, елмаю бүләк итү.
Акциянең инициаторы — «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты.
Бу флешмобка күпләр, шул исәптән Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та кушылды. «Елмаегыз. Әлеге мизгелгә куаныгыз. Акциягә кушылыгыз һәм бәхетле мизгелләрегезне сурәтләгән фотолар урнаштырыгыз!» — дип язган министр Instagram битендә.