news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фуад Вәлиев яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырырга ниятлиләр

Мемориаль тактаны галимнең 100 еллыгы уңаеннан урнаштырачаклар.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиев яшәгән Казандагы йорт фасадында мемориаль такта урнаштырырга телиләр.

«Минемчә, татар сын сәнгатенә Бакый Урманче нигез салган булса, гамәли, көнкүреш сәнгатенә Фуад Вәлиев нигез салды. Мәдәният министрлыгы да бу юбилей датасыннан читтә кала алмый. Быел Фуад Вәлиев яшәгән йортта элмә мемориаль такта кую мәсьәләсен хәл итәргә тырышырбыз», — диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу турыда Фуад Вәлиевның кызы — Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән сөйләшү булган инде.

«Сүз Казанның Петербург урамында урнашкан 32нче йорт турында бара. Мемориаль тактаны шунда куярга ниятлиләр», — диде сәнгать фәннәре докторы, Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Фуад Вәлиевның кызы, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бу көннәрдә галимнең 100 еллыгы уңаеннан Казанда төрле чаралар: Халыкара фәнни конференция, декоратив-гамәли сәнгать хезмәтләре күргәзмәсе, «Татарское народное декоративное искусство» дип аталган китап тәкъдим итү планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100