news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Халыкара конференция була

Фәнни конференциядә Казахстан, Үзбәкстан, Америка Кушма Штатлары һәм башка илләрдән барлыгы 40 кеше катнашыр дип көтелә.

Казанда Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Халыкара конференция була
Рамил Гали

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 20 һәм 21 майда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Халыкара конференция узачак.

«Мирас һәм заман: сәнгатьтә һәм архитектурада традицияләрне өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру проблемалары» дигән Халыкара фәнни конференция быел алтынчы тапкыр үткәрелә.

«Әтинең юбилейларында шундый конференцияләр үткәрәбез. Быел ул алтынчы тапкыр уза. АКШ, Нидерланд, Швейцария, Казахстан, Үзбәкстан, Азербәйҗан, Россия төбәкләреннән барлыгы 40 галим катнаша. Аларның унбише докладларын онлайн рәвештә сөйләячәк», — диде сәнгать фәннәре докторы, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Фуад Вәлиевның кызы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

Ахырда конференциядәге чыгышлардан торган аерым җыентык әзерләргә уйлыйлар.

«Алты ел дәверендә һәр конференциядән соң җыентыклар чыгарабыз. Быел да яңа җыентык чыгарырбыз, дип ышанам. Татарстанның мәдәни тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурслар үзәге белән сөйләштек. Алар безгә булышырга вәгъдә итте», — диде Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100