Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның «Хәзинә» галереясында декоратив-гамәли сәнгать хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр
Бер ай дәвамында эшләячәк күргәзмәдә бүгенге көн осталарының эшләре белән дә танышырга мөмкин булачак.
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 май көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм заман» дип аталган күргәзмә ачыла.
«Күргәзмәдә татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәливның төс, композиция ягыннан да югары профессиональ дәрәҗәдә кулдан эшләнгән эскизлары тәкъдим ителәчәк», — диде Татарстанның Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Күргәзмәдә бүгенге көн осталарының эшләре дә тәкъдим ителәчәк.
«Алтыннан тегелгән әйберләр, танылган осталарның күн мозаикаларын гына түгел, ә хәзерге заман осталарының да декоратив сәнгатен күрсәтәчәкбез. Осталарны сайлап алдык. Алар Фуад Вәлив эшләрен, китапларын җентекләп өйрәнә. Чарага игътибар зур булыр дип уйлыйм. Чөнки заманча декоратив-гамәли сәнгать буенча күргәзмәләр аз. Фуад Хәсәнович күргәзмәсендә катнашу — осталар өчен зур дәрәҗә», — диде ул.
«Мирас һәм заман» дигән күргәзмә татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Экспонатларны бер ай дәвамында күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмә кысаларында Фуад Вәлиевның «Татарское народное декоративное искусство» дип аталган китабы да тәкъдим ителәчәк.
Элегрәк Казанда Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Халыкара конференция булачагын язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз