news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хакимияте 175 гимназия укучыларының җәйге ялын оештыру мөмкинлеген карый

Сочи шәһәре башлыгы Алексей Копайгородский да 175нче гимназиядә зыян күрүчеләрне курорт шәһәренә тернәкләндерү узарга чакырган иде.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республика җитәкчелеге Казанның 175нче гимназиясе укучылары өчен җәйге ял оештыру мөмкинлеген карый.

«Укучылар өчен җәйге ял оештырылачак. Аны республика җитәкчелеге оештыра. Төрле вариантлар карала. Хәзер ата-аналар җыелышлары уза, безнең бурыч — ата-аналарның теләкләрен белү. Әгәр дә алар ял итәргә, шул исәптән диңгезгә китәргә тели икән, мондый мөмкинлек биреләчәк», — диде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов 174нче мәктәптәге пресс-тур вакытында.

Элегрәк Сочи мэры Алексей Копайгородский Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләрне курорт шәһәренә реабилитациягә чакырган иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100