news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

175 гимназиядәге чыгарылыш сыйныф укучыларын башка мәктәптә үз укытучылары укытачак

Укучыларга 174нче мәктәптә аерым кабинетлар бүленеп бирелгән.

175 гимназиядәге чыгарылыш сыйныф укучыларын башка мәктәптә үз укытучылары укытачак
Владимир Васильев

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясеннән 174нче мәктәпкә күчереләчәк 9 һәм 11 сыйныф укучыларына элеккеге укытучылары белем бирәчәк. Укучылар өчен дәресләр 17 майда башланачак.

«Балалар үз төркемнәре белән 174нче мәктәптә укыячак. Алар мондагы сыйныфлар белән кушылмый. Аларны үз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр укытачак. Бер атнадан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау яңгыраячак. Аннан соң, 24 майдан, имтиханнар башлана», — диде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов 174нче мәктәптә оештырылган очрашуда.

Бүген журналистларга 174нче мәктәптә Казанның 175нче гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен булдырылган шартларны күрсәттеләр.

«175нче мәктәптә 1036 бала белем ала. 174нче мәктәпкә киләчәк укучыларга булган мәйданнан аерым блок бүленеп бирелде», — диде Альберт Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, 175нче гимназиянең өч тугызынчы сыйныфында 86, 11 класста 28 укучы бар. Әлеге мәктәпнең калган сыйныфларында уку дистанцион форматта булачак.

«Беренче сыйныфта барлыгы 123 бала укый. Ата-аналар теләге буенча, алар өчен 171нче мәктәптә дежур сыйныфлар оештырылачак. Анда дистанцион рәвештә укый алмаган балалар йөри ала», — диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100