news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочи мэры Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләрне реабилитациягә чакырды

«Без бу коточкыч кайгыны уртаклашырга һәм ярдәм кулын сузарга әзер», — диелә Сочи шәһәре мэры юллаган телеграммада.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Сочи шәһәре башлыгы Алексей Копайгородский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул 175нче мәктәптәге фаҗигадә һәлак булган мәктәп укучылары гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша һәм курорт шәһәренә тернәкләндерүгә чакыра.

«Сочи халкы исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренә кайгы сүзләрен, зыян күрүчеләрнең барысына да тиз арада савыгу теләкләрен җиткерүегезне сорыйм. Без бу коточкыч кайгыны уртаклашырга һәм ярдәм кулын сузарга әзер. Фаҗигагә дучар булган барлык укучылар, укытучылар гаиләләрен үзләренә уңайлы булган теләсә кайсы вакытта Сочида тернәкләндерү узарга чакырабыз», — диелә телеграммада.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Казан гимназиясендә булган теракттан соң, Краснодар крае мәктәпләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтү йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot