news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бөтен ил өчен зур кайгы, без җиде баланы югалттык

Җинаятьче кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

Рөстәм Миңнеханов: Бөтен ил өчен зур кайгы, без җиде баланы югалттык

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль каналлар каршында рәсми аңлатма белән чыгыш ясады. Ул Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига вакытында җиде укучының һәлак булуы хакында хәбәр итте.

«Бүген зур кайгы. Без җиде укучыны югалттык. VIII сыйныф укучылары — дүрт малай һәм өч кыз. Алар биредә, өченче катта һәлак булды. Уналты кеше — 12 бала һәм дүрт олы яшьтәге кешене госпитальгә озаттылар», — диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җинаятьче кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган. Аның ярдәмчеләре булганмы-юкмы икәнлеге әлегә билгеле түгел. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

ТР Президенты мәктәпкә дә, һәлак булган балаларның гаиләләренә дә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген искәртте.

«Бу — республикабыз һәм илебез өчен зур фаҗига. Моңа бик тә кайгырабыз», — дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты карары буенча, 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100