news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде

Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгарган.

Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Искәртеп үтик, 175 нче Казан гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак.

«Республика Президенты карары белән 12 майда Татарстанда матәм көне дип игълан ителде», — дип хәбәр итте Лилия Галимова «Татар-информ»га.

Галимова сүзләренчә, якын арада Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot