news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Технология укытучысы 175нче мәктәптәге фаҗига турында ялган хәбәр таратмаска өндәде

Социаль челтәрләрдә мәктәпнең каравылчысы һәм идән җыештыручысы һәлак булган дигән хәбәрләр таралган булган.

Технология укытучысы 175нче мәктәптәге фаҗига турында ялган хәбәр таратмаска өндәде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәпнең каравылчысы һәм идән җыештыручысы һәлак булган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Мәктәпнең технология укытучысы «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде. Укытучы үзенең исемен әйтмәде.

«Татар теле укытучысының улы шунда укый иде, әлегәчә таба алмый. Һәр укытучы үз классын урамга алып чыкты. Каравылчы белән идән юучының кайда булганы билгесез, дигән фейк-хәбәрләр тарала. Ике идән җыештыручы басып тора. Каравылчы бездә, гомумән, юк. Барысы да исән-саулар», — диде ашыгыч ярдәм машинасы янында басып торучы технология укытучысы.

Агентлык хәбәрчесенә билгеле булганча, татар теле укытучысын мәктәп янындагы балалар бакчасына алып кереп киткәннәр, ул баласын эзләп таба алмаганга, хәле авыр. Медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә.

ОМОН хезмәткәрләре мәктәпне әйләндереп алган, мәктәп янына беркемне дә якын җибәрмиләр.

175нче мәктәп янында яшәүче бер ханым балаларның мәктәп тирәсеннән йөгергәннәрен күреп калган. «Уйныйлардыр дип уйладым. Шаккаттым. Укытучылар балалары белән мәктәп яныннан чапканнарын күрдем. Атыш турында хәбәрләрдән белеп алдым», — ди ул.

175 нче Казан гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак. Республикада 12 майда матәм көне игълан ителде.

Атучы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100