news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Евгений Зиничевны искә алды

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе 8 сентябрьдә Красноярск краенда хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булды.

Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Евгений Зиничевны искә алды
Алинә Фәйзрахманова

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев истәлегенә үткәрелә торган акциягә кушылды.

Бүген 17.30 сәгатьтә барлык янгын сүндерү-коткару частьларында һәм министрлыкның бүлекчәләрендә махсус техника тезеп куелды. Анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре нәкъ 15 секундка аларның утларын һәм сиреналарын кабызды.

«Бүген безнең коллектив Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе армия генералы, Россия герое Евгений Николаевич Зиничев истәлегенә Бөтенроссия акциясенә кушыла. Без батырларча гамәл кылган төп коткаручыбыз истәлегенә баш иябез. Ул мәңге безнең йөрәкләрдә калачак», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Федераль патруль хезмәте идарәсенең 48нче махсуслаштырылган янгын-коткару бүлегенең 7нче отряды башлыгы урынбасары Рият Әхмәтҗанов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе 8 сентябрьдә Красноярск краенда хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булды. Дәүләт башлыгы аңа батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исемен бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100