Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кичә һәлак булган Гадәттән тыш хәлләр министрына Россия Герое исеме бирелде
Зиничев Норильскида Арктика зонасын гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләрдә катнашкан.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министры, армия генералы Евгений Зиничевка Россия Герое исемен бирде. Шул хактагы указ Кремль сайтында дөнья күргән.
«Хезмәт бурычын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен армия генералы Зиничев Евгений Николаевичка үзе үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исемен бирергә», - диелә документ текстында.
Министр кичә Норильскида кыядан ычкынып киткән кинорежиссер Александр Мельникны коткарганда һәлак булган. Мельник бирегә яңа документаль фильмын төшерү урынын сайларга дип килә. Нәтиҗәдә, ир-атларның икесе дә үлгән.
Зиничев Норильскида Арктика зонасын гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләрдә катнашкан.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия гадәттән тыш хәлләр министрының вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Ул телеграммада Зиничевның үзен чын герой кебек тотуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз