news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев вафат

Һаләкәт Красноярск краенда узган ведомствоара өйрәнүләр вакытында килеп чыккан.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Норильск шәһәрендә Россиянең гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын ликвидацияләү эшләре министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев һәлак булган.

Һәлакәт Красноярск краенда узган ведомствоара өйрәнүләр вакытында килеп чыккан. Бу хакта министрлыкка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Евгений Зиничевка нибары 55 яшь кенә тулган булган.

«Тирән кайгы белән Норильскида арктик зонаны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләр барышында кеше гомерен саклап калу өчен, МЧС башлыгы Евгений Зиничев фаҗигале төстә һәлак булды», — дип белдерә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат чараларында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100