news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус чорында эшен югалтканнар алдагы 3 айда 12 мең сумнан артык пособие алачак

Эшсез кеше буларак теркәлү һәм пособиегә дәгъва кылу өчен, «Работа в России» порталында электрон гариза язарга кирәк. Аңа кадәр ЕСИА системасында учет язуы булуы шарт.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус эпидемиясе чорында эшен югалтканнар алдагы өч айда 12 мең сумнан артык пособие алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

8 апрельдә РФ Президенты Владимир Путинның эшсез калганнар һәм балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында игълан иткәнен искәртте. “Эшен югалтып, 1 марттан соң мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннәр өчен апрель, май, июньдә пособие автоматик рәвештә иң югары планка буенча түләнәчәк. Ул 12 мең 130 сумга кадәр арттырылган», — диде.

Максималь пособие кеше ярты елдан да кимрәк эшләмәгән булса бирелә. Кечерәк күләмдә пособие эштән китәр алдыннан ярты елдан азрак эшләгән булса, элек эшләмичә, беренче тапкыр эш эзләүчеләргә, шәхси эшмәкәрлек эшен туктатканнарга каралган. Пособие алты ай түләнә, пенсия алды яшендәгеләргә — унике ай.

Эшсез кеше буларак теркәлү һәм пособиегә дәгъва кылу өчен, «Работа в России» порталында электрон гариза язарга кирәк. Аңа кадәр ЕСИА системасында учет язуы булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100