news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Эшсез булып теркәлү өчен ЕСИА системасында учет язуы кирәк

gosuslugi.ru федераль порталында теркәлгәч, күп функцияле үзәккә, пенсия фонды бүлегенә яки „Ак барс“ бүлегенә килеп, паспорт белән шәхесне расларга кирәк.

Айрат Хәйруллин: Эшсез булып теркәлү өчен ЕСИА системасында учет язуы кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Работа в России» порталында эшсезлек буенча пособиегә гариза язу өчен, гражданнарның федераль дәүләт хезмәтләре порталында учет язуы булырга тиеш. ЕСИА системасында теркәлү тәртибен ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин аңлатты.

«ЕСИА учет язуын алуның нечкәлекләре бар. gosuslugi.ru федераль порталында теркәлгәч, күп функцияле үзәккә, пенсия фонды бүлегенә яки „Ак барс“ бүлегенә килеп, паспорт белән шәхесне расларга кирәк. Бу 10-15 минут вакыт сарыф итә, аннары мөстәкыйль рәвештә үзегез пособиегә гариза яза аласыз», — диде министр.

Эшләүче халыкның күпчелек өлешендә — 2 млн 71 мең кешедә учет язуы инде бар. Айрат Хәйруллин сүзләренчә, парольне оныту да куркыныч түгел. «gosuslugi.ru сайтына керәсез, телефон номерыгызны күрсәтәсез, „парольне оныттым“ дигән төймәгә басасыз, паспорт номерын кертәсез, смс-код килә, аны кертәсез дә, яңа парольне кертеп, эшли башларга була», — диде.

Министр күп функцияле үзәкләр дүшәмбедән алдан язылу буенча эшли башлаячагын әйтте. Тере чират булмаячак, ике төрле юл белән язылып була. 8 843 222 06 20 номеры буенча язылырга мөмкин. ЕСИА уникаль кодын алу өчен, буш урыннарга яздырачаклар. Электрон чират та оештырыла. Контакт үзәк иртәгәдән 9 дан 16.00 га кадәр яздыра алачак. Якшәмбе көнне 9 дан 15.00 гә кадәр эшләячәк.

Пенсия фонды бүлеге дә алдан язылу буенча эшләячәк. 8 843 279 27 27 номеры буенча шалтыратулар кабул ителә. «Ажиотаж булмасын өчен, без теләге булган һәркемгә ЕСИА бирә алабыз. Сез көнендә үк учет язуын ала алмасагыз, борчылмагыз, проблемалар чыкмаячак», — диде министр.

«Ак барс» банкы офислары барысы да эшләми, уртача яртысы гына ачык. Эшләүче банкларның исемлеге белән gosuslugi.ru порталында таныша аласыз», — диде Хәйруллин. Эшсез булып теркәлү һәм пособие алу буенча сораулар туса, 8-800-250-90-33 кайнар линия номеры буенча да шалтыратырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100