news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова эшсез калганнар өчен электрон гариза язу кагыйдәләрен аңлатты

«Работа в России» порталында гариза язып була. Гаризага резюме да өстәлә», - диде министр.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 8 апрельдән кергән тәртип буенча, эш эзләү максатында электрон формада теркәлергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Работа в России» порталында гариза язып була. Гаризага резюме да өстәлә. Шулай ук, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта гариза язарга мөмкин. Эшсезлек буенча пособие яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә биреләчәк», — диде ул. Министр бүген мәшгульлек хезмәтләре дистанцион режимда эшләгәнен искәртте.

«Эшен югалтканнар ничек теркәлә алуы буенча сораулар күп килә. Хәзер читтән торып эшлибез. Моңарчы учетка бастыру мәшгульлек үзәкләре сайтлары һәм tatar.ru порталы аша бара иде», — диде.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, эшсезләр 1 апрельдән 700гә арткан. «Работа в России» порталында вакансияләр 38 мең тирәсе. Без мониторинг үткәрдек. Аеруча актуаль булган, бүген дә эшен дәвам иткән оешмаларда 23 меңнән артык вакансия исәпләнә», — диде.

Министр эшен югалтканнар, 1 марттан мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннәр өчен апрель, май, июньдә пособие автоматик рәвештә иң югары планка буенча түләнәчәген әйтте. Ул 12 мең 130 сумга кадәр арттырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100