news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов машинада начар йөрүче хатын-кызлар турында фикерен әйтте

Җырчы Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Проектның максаты — татар мәдәниятен һәм театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә һәм татар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү.

Салават Фәтхетдинов машинада начар йөрүче хатын-кызлар турында фикерен әйтте
Татар-информ архивы

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Интервьюда ул ачыктан-ачык хатын-кызларның ике тибын ошатып бетмәвен белдерде.

Алар — рульдә начар йөрүчеләр һәм сүгенүче хатын-кызлар, дип аңлатты артист. «Ике нәрсә бар, мин яратмаган хатын-кыз — сүгенүче хатын-кыз һәм машинада йөри алмаучы хатын-кыз шофер. Бәреп үтерәсәм килә! Калган очракларда мин хатын-кызларны яратам», — дип уртаклашты ул.

«Миңа килгәндә, мин тәмәке тартмыйм бит. Беркайчан да сынап карамадым һәм моның нәрсә икәнен дә белмим. Мөгаен, сүгенү белән компенсацияләнә…», — дип сөйләде җырчы үзенең кимчелекләре турында.

«ӘЛЕ…» — интервью форматындагы авторлык интернет-шоу. Аның максаты — татар мәдәниятен һәм театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә һәм татар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү. Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән интервью проектны ачып җибәрде.

Элегрәк Салават Фәтхетдинов Россия мәдәният министры Ольга Любимовага Россия халыклары мәдәнияте турында телеканал ачарга тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100