news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов милли мәдәниятләргә багышланган яңа телеканал кирәклеген әйтте

Бу тәкъдимен ул Россия мәдәният министры Ольга Любимовага җиткерде.

Салават Фәтхетдинов милли мәдәниятләргә багышланган яңа телеканал кирәклеген әйтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең атказанган артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов Россия мәдәният министры Ольга Любимовага ил халыкларының милли мәдәниятләренә багышланган яңа телеканал булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында әйтте.

Ул илдә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятләре күптөрлелеген тәкъдим итәрдәй канал кирәклеген ассызыклады.

«Триколор»да 916 канал бар. «Культура» дигәне берәү генә. Калганнары — музыкаль, фәнни-белем бирү каналлары. Россиягә бөек илнең барлык халыклары тәкъдим ителгән телеканал кирәк. Кызганыч, Татарстан, Удмуртия, Чувашстан, Мордовия мәдәнияте федераль каналларда яктыртылмый диярлек. Күрсәтелсә дә, бик сирәк кенә. Мәдәни кодны саклаган канал кирәк», — ди Салават.

Җырчы, шулай ук, продюсерлар әзерли торган махсус үзәк кирәклеген әйтте. «Бүген КХТИ (Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — Т.И. искәрмәсе) тәмамлаган кешеләр дә продюсер булып эшли. Аларның финанс өлкәсендә дә, юридик белеме дә юк», — диде Салават Фәтхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100