news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры әзерләгән «Әле…» проектының беренче кунагы Минтимер Шәймиев булды

Проектның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү.

Камал театры әзерләгән «Әле…» проектының беренче кунагы  Минтимер Шәймиев булды

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге театр әзерләгән «Әле…» проектының беренче кунагы Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү.

Камал театры студиясе кунаклары Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр булачак.

Проектның алып баручысы — Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин. Башлангыч музыкаль тема авторы — Йосыф Бикчәнтәев. Видеога рус телендә субтитрлар өстәлгән. Видеоны Full HD сыйфатында карарга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100