news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрь Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнде

Роберт Миңнуллинның кабере үзәк аллеяда, 2019 елның ноябрендә вафат булган җырчы Рафаэль Сәхабиев белән янәшә.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнде
Рәмис Латыйпов

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

Роберт Миңнуллинның кабере үзәк аллеяда, 2019 елның ноябрендә вафат булган җырчы Рафаэль Сәхабиев белән янәшә.

Шагыйрьнең кабере янында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укыды.

Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату чарасында шагыйрьнең туганнары, якыннары, дуслары, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты. 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.

Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган.

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot