news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортларында яңа уку елын 1 сентябрьдә башларга җыеналар

Уку форматы буенча соңгы карар августта кабул ителәчәк.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Югары уку йортларында уку елын 1 сентябрьдә башлау планлаштырыла, соңгы карар августта кабул ителәчәк. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Киләсе уку елын илнең барлык уку йортларында 1 сентябрьдә башларга планлаштырабыз. Шул ук вакытта уку елы башлану форматы турында соңгы карар агымдагы елның августында эпидемиологик вәзгыятьне һәм белгечләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк», — диде Валерий Фальков РФ президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә.

Моңа кадәр Мәскәү югары уку йортларына дистанцион укуга күчәргә киңәш ителә. Башкортстанда югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100