news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә

Студентлар читтән торып консультация ала һәм имтиханнар тапшыра..

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты дәресләрне һәм сессияне дистанцион форматка күчерә. Ягъни студентлар читтән торып консультация узачак һәм имтиханнар тапшырачак.

Шул хакта боерыкка югары уку йорты ректоры Салават Сәгыйтов имза куйды, дип яза «Башинформ».

«Дәресләр һәм сессия университетның дистанцион укыту системасында электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып узачак. Күчмә практика санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп оештырылачак», диелә боерыкта.

Элегрәк Уфаның кайбер көллиятләре һәм техникумнары укыту һәм сессияне тапшыруның дистанцион форматына күчкән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot