news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү югары уку йортларына дистанцион укуга күчәргә киңәш ителә

Июньдә Сovid-19 белән авыручылар башкалада узган елның декабрь аендагы күрсәткечләргә кайтты.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы Мәскәүнең югары уку йортларына дистанцион эш форматына кайтырга киңәш итте.

«Белем бирү процессын читтән торып оештырырга мөмкин булмаган очракта, уку йортлары Роспотребнадзор таләпләрен һәм барлык коронавируска каршы чараларны үтәргә тиеш», — диелә ведомство хәбәрендә.

Якын арада министрлык, коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле,  укыту процессын оештыру буенча тәкъдимнәр белән боерык чыгарачак. Әлеге чараларның нинди срокка кертеләчәге әлегә билгеле түгел.

Мәскәү дәүләт университеты, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты җитәкчелеге сессия һәм аттестацияләр онлайн-форматта оештырылачагы турында белдерде.

Элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин 15-19 июньне эш көне булмаган көннәр буларак игълан итте. Шуның белән бергә, коронавирус белән авыручылар санының кискен үсешен туктатырга тиешле башка чикләүләр кертелде.

Июньдә Сovid-19 белән авыручылар башкалада узган елның декабрь аендагы күрсәткечләргә кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100