Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Садыйков: «Татмедиа» өчен кадрлар әзерләүче төп юнәлеш – Филология институты
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының агентлык өчен кадрлар әзерләүче төп чыганак булуын билгеләде. Бу хакта ул Филология институтында кабул итү кампаниясе башлану турындагы матбугат очрашуында сөйләде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Филология институты белән бергә эшләве – бик зур, уңышлы проект. Бүгенге көндә «Татмедиа» өчен кадрлар әзерләүче төп юнәлеш – Филология институтының «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше. Безнең «Ялкын», «Идел» редакцияләренең күпчелеге һәм иң мөһиме «Интертат» редакциясе тулысы белән диярлек шушы юнәлештә белем алган кызлар-егетләрдән тора», – диде ул.
Моны ул берничә сәбәп белән бәйләп аңлатты. «Беренчедән, филология – журналистиканың төп нигезе, журналист булып эшләргә килгән бала туган телендә камил итеп яза, сөйләшә, фикер җиткерә белергә тиеш. Моның өчен филология юнәлешендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: әдәбият та, татар теле дә укытыла, филология юнәлеше буенча яхшы белгечләр дә бар. Икенчедән, бу эштә «Татмедиа»ның алдынгы журналистлары катнаша, практиканы оештыру һәм һөнәргә өйрәтү буенча алар эшли. Татар мохите булган җирдән яхшы, сыйфатлы журналистлар килеп чыга», – диде Шамил Садыйков.
Аның сүзләренчә, тагын бер мөһим фактор – әлеге юнәлештә бюджет урыннар булу. Ул шулай ук биредә «Татмедиа» өчен генә түгел, шулай «ТНВ», ГТРК «Татарстан» кебек телеканаллар һәм радиолар өчен дә белгечләр әзерләнүен искәртте.
«Бүгенге көндә безгә караганда көчлерәк, өметлерәк татар балалары һөнәргә килә. Бу – иң зур сөенеч», – дип бәяләде ул институтның студентларын.
- Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешенә быел 23 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
- Әлеге юнәлешкә укырга керергә теләүчеләр документларны 15 июльгә кадәр тапшыра алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз