Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бюджет урыннар саны арткан
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган ел белән чагыштырганда бюджет урыннар саны арткан. Быел 69 урынга артыграк. Бу хакта «Татар-информ»да институтның кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов сөйләде.
«Узган ел белән чагыштырганда, быел бакалавриатка да, магистратурага да бюджет урыннар артты. Мәсәлән, «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» программасына былтыр 20 бюджет урынына кабул иткән булсак, быел әлеге программага 23 бюджет урыны бүлеп бирелде, ягъни 3 кешегә бюджет урыны күбрәк», – ди ул.
Татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге икенче программа – «Татар теле һәм әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы». Әлеге юнәлештә 24 бюджет урыны каралган.
«Без рәсем, музыка укытучыларын да әзерлибез. Быел ике программага кабул итәбез: «Музыка һәм инглиз теле укытучысы», «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы». Икесендә дә 24шәр урын», – диде Рамил Мирзаһитов.
Шулай ук быел бюджет урыннары беренче тапкыр «Нәшрият эше» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешләренә дә бүлеп бирелгән. «Нәшрият эше»ндә – 4 бюджет урыны, «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә 6 бюджет урыны бар.
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов
Алда әйтелгәнчә, институтта магистрлык программаларына да бюджет урыннар саны арткан. «Безнең укытучылар әзерли торган «Югары уку йортында һәм мәктәптә татар телен укыту», «Югары уку йортында һәм мәктәптә инглиз телен укыту», «Артпедагогика», «Укытуда информацион технологияләр куллану» һәм филологлар әзерли торган «Филология һәм тюркология» магистрлык программалары бар. Һәр магистрлык программасына 15шәр бюджет урыны бар», – дип билгеләде югары мәктәп деканы.
Шулай ук филология институтында Татарстан Республикасы һәм Фән һәм мәгариф министрлыгы заказы нигезендә ике телле һәм өч телле укытучылар әзерләнә. Әлеге программаларның үзенчәлеге – аларның максатчан булуында.
Әлеге юнәлешләргә республикадан 150 урын бүлеп бирелгән. Абитуриентлар түбәндәге белгечлекләрне сайлый алалар: «Математика һәм информатика укытучысы» (25 урын), «Математика һәм физика укытучысы» (20 урын), «Башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысы» (40 урын), «Рус теле һәм инглиз теле укытучысы» (40 урын), «Тарих һәм инглиз теле укытучысы» (25 урын).
«Бөтен җирдә «контракт буенча» дип язылса да, бу юнәлешкә кергән студентлар өчен акчаны республика түли. Моннан тыш һәр ай саен алар республика бюджетыннан 15шәр мең стипендия алалар. Бу урыннарга керү өчен теге яки бу мәктәпләр, гимназияләр белән договор төзергә кирәк. Диплом алганнан соң студентлар шул оешмаларда 5 ел эшләргә тиеш булалар», – дип тәмамлады Рамил Мирзаһитов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз