news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабул итү кампаниясе башланды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабул итү кампаниясе башланды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Россиянең барлык югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте, шул исәптән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 5 меңнән артык студент белем ала, аларның өчтән бере – чит илдән килгән студентлар. Барлыгы 42 программага кабул итү оештырылачак. Безгә быел 567 бюджет урыны бүлеп бирелде, бу узган елга караганда 69 урынга күбрәк. Контракт буенча 772 урынга кабул итү планлаштырыла», – диде ул.

Эчке имтихан биреп керүче абитуриентлар 15 июльгә кадәр, БДИ нәтиҗәләре буенча гына керүчеләр 25 июльгә кадәр документларын тапшыра алалар, ә түләүле нигездә укырга керү өчен документларны тапшыру 11 августка кадәр дәвам итәчәк.

Институтка укырга керү өчен документларны 4 ысул белән тапшырырга була: Госуслуги порталындагы «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы, КФУның «Студент булам» электрон-мәгълүмат системасы, югары уку йорты комиссиясенә документларны китереп биреп яки почта аша.

«Узган елны «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы аша бары тик бакалавриат программасына кабул итү оештырылган иде, ә быел инде бакалавриат, магистратура, специалитет, аспирантура программаларына да әлеге сервис аша документ тапшырырга мөмкин булачак», – дип искәртте Рәдиф Җамалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot