Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән.
- Берничә көн элек ТР Диния нәзарәтеннән алынган беренчел мәгълүматта аның тагын бер урынбасар булуы әйтелде. «Татар-информ» «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректорының тагын бер урынбасары итеп Рөстәм Хәйруллин билгеләнде, дип язган иде.
«Беренче урынбасар буларак, бөтенесе өчен җавап бирәбез. Һәр урынбасарның үз юнәлеше бар. Укыту-тәрбия эшләре буенча Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җавап бирә. Ләкин бөтен урынбасарлар минем карамакта. Карар буенча шулай», - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Ректорыбыз мөфти тарафыннан эшне матур итеп дәвам итү, «Мөхәммәдия»нең булган дәрәҗәсен төшермәү, тагын да югарырак дәрәҗәләргә күтәрү бурычы куелды. Һәр юнәлеш буенча максатлар билгеләнгән», - дип дәвам итте ул.
Рөстәм хәзрәт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә билгеләнү алдыннан булган гауганы үзенә кагылышлы дип сизмәвен әйтте. Җыелышта да укытучылар Рөстәм хәзрәткә каршы булмауларын белдергән. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә мәдрәсә ректоры урынбасары булган Зөлфәт хәзрәт Габдуллин белән бергә эшләвен ассызыклап әйтте.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенә өстәмә вазифа йөкләнүе ул имамлык иткән «Гаилә» мәчете эшчәнлегенә зыян китермәячәк дип саный. «Күп вакытым «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә уза. «Гаилә» мәчетендә бер сәгать булуым да җитә – анда эш җайга салынган», – ди ул.
«Мин үзем сорап килмәдем. Элек эшләгән эшләрем дә күренәдер. Оештыру эшләре буенча тәҗрибәм бар. Мөфти бу мәдрәсәгә булганны юкка чыгарырга дип куймады. Быел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 140 ел. Аны да матур гына уздырырга насыйп итсен», – диде хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт мәдрәсәгә зур биналар төзеткән өчен Татарстан Президентына рәхмәтләрен җиткерде. Ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тирәсендә низаг вакытында кызлар тулай торагы һәм түләүле уку мәсьәләсенә кагылышлы күтәрелгән сорауларга аңлатма бирде.
- «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелегендәге кадрлар үзгәрешләре гауга чыгарды. Ректорның тагын бер урынбасары итеп Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләнгәч, ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге тагын бер урынбасар билгеләнүен һәм аларның тигез хокуклы булуын әйткән иде.
- Әлеге темага «Интертат» сайтында «Мөхәммәдия» тирәсендәге низаг төбендә ни ята?» дигән мәкалә чыкты.
- Әминә Миндияр «Мөхәммәдия»не яклап Мөселман яшьләре форумы грантыннан баш тарткан, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз