Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректорының тагын бер урынбасары итеп Рөстәм Хәйруллин билгеләнде
Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган педсовет утырышында ректорның тагын бер урынбасары буларак Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдим ителгән.
«Мәдрәсәгә бәйле бөтен таратылган мәгълүмат дөрес түгел. Бернинди үзгәрешләр дә юк: Зөлфәт хәзрәт эшен дәвам итә, түләү шундый ук, тулай торак бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова.
«Бердәнбер үзгәреш - мәдрәсә укытучыларына мөфтинең тагын бер урынбасары буларак Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдим ителде», - дип бүгенге утырыш нәтиҗәләре белән таныштырды ул.
Резеда Закирова «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап итеп, ике урынбасарнын тигез хокуклы булуын әйтте.
- Әлеге темага «Интертат» сайтында «Мөхәммәдия» тирәсендәге низаг төбендә ни ята?» дигән мәкалә чыкты.
-
Әминә Миндияр «Мөхәммәдия»не яклап Мөселман яшьләре форумы грантыннан баш тарткан, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз