news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әминә Миндияр «Мөхәммәдия»не яклап Мөселман яшьләре форумы грантыннан баш тарткан

Драма театры режиссеры Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көтелмәгән үзгәрешләргә каршы протест белдергән.

Әминә Миндияр «Мөхәммәдия»не яклап Мөселман яшьләре форумы грантыннан баш тарткан
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Режиссер Әминә Миндияр, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллинны яклап, Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында откан 80 мең сумлык грантыннан баш тарткан.

«Мин Болгарда үткән Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре исеменнән белдерү ясадым һәм хәзерге вакытта мәдрәсәдә барган вазгыятькә протест йөзеннән гранттан баш тарттым», диде Әминә Миндияр «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге хәлгә аңлатма биреп.

Әлеге форумда 30 июльдә төшерелгән видеоларның берсендә Әминәнең: «Мин Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны беренче урынбасар вазифасында калдыруларын таләп итәм. Без булганны саклый алмаганда, ниндидер проектлар эшли алмыйм...» – дигәне күренә.

Шул вакытта оештыручылардан берәү - ТР Диния нәзарәтенең Яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Айгөл Биктимерова - Әминәнең микрофонын алып, аның чыгышын өзәргә мәҗбүр булуын әйтә.

«Гранттан баш тартырга кирәкми. Зөлфәт хәзрәт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең проректоры булып эшләвен дәвам итә. Ул эшләячәк. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентларның барысы да тулай торак белән тәэмин ителәчәк», – ди ул.

  • Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы программасы кысаларында оештырылган иде. Ул 23-31 июль көннәрдә Болгарда үтте.
  • Әминә Миндияр хиҗап темасына «разОБЛАЧЕНИЕ» проектын тәкъдим итеп, 100гә якын проект арасыннан II урын алган. Рәсми чыганакларда җиңүчеләр грантларын алды дип язылган булса да, Әминә грантны алмавын әйтә.
  • Соңгы көннәрдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тирәсендә киеренке вәзгыять туды. Мессенджерларда мәдрәсә директорының урынбасары Зөлфәт Габдуллин эшеннән җибәрелә, аның урынына «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин куела дигән хәбәр таралды. Соңыннан бу хәбәрне мөфтият тә, Зөлфәт Габдуллин үзе дә кире какты. Соңыннан мөфтинең урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Зөлфәт Габдуллинның үз вазифасында калуы, Рөстәм Хәйруллинның да урынбасар итеп билгеләнәчәген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100