Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт сәбәпле илдә матәм көне уза
Бүген, 24 мартта, Россиядә Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт сәбәпле илдә матәм көне уза.
Мәскәү янындагы концерт залына һөҗүм 22 мартта булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 133 кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүген иртән зыян күрүчеләрнең санын ачыклады: алар 152. Шимбә көнне, 23 мартта, РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, аның барышында якшәмбе матәм көне дип игълан ителде.
Бөтен ил буенча матәм уңаеннан флаглар төшерелә. Мәдәният учреждениеләренә күңел ачу чараларын гамәлдән чыгарырга киңәш ителә (мәсәлән, Казанда кинотеатрлар үз эшләрен туктатты). Телеканалларның тапшырулар челтәре үзгәртелә: аннан күңел ачу программалары алып ташлана. Спорт вакыйгалары күчерелгән.
Россиянең күп кенә шәһәрләрендә стихияле мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда аларны, аерым алганда, Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Менделеевскида оештырдылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Бу Россиянең хәзерге тарихында илдә игълан ителгән 30нчы матәм көне. Моңа кадәр соңгы тапкыр матәм 2018 елда Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгында 60 кешенең һәлак булуы сәбәпле игълан ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз