news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин 24 мартта илдә матәм көне игълан итте

Владимир Путин 24 мартта илдә матәм көне игълан итте
трансляциядән скриншот

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт белән бәйле рәвештә, Россиядә 24 март матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта үзенең мөрәҗәгате вакытында Президент Владимир Путин әйтте.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. 110нан артык кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучылар туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хәл Россия Президенты Владимир Путин контролендә, дип хәбәр итте «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot