news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

«Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында терактта туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул Telegram-каналында яза.

«Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның барысының кайгысын уртаклашам… Бөтен йөрәгем сезнең белән», – дип яза ул.

Федераль Иминлек хезмәте белешмәсе буенча, «Крокус Сити Холл»да терактта кимендә 40 кеше һәлак булды, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot