news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин һәм Александр Богомаз Чистай Сабан туенда чүлмәк ватты

Рус ишегалдын караганда кунаклар чүкеч белән бер сугуда кадакны тактага кагып куйды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, вице-премьер Марат Хөснуллин һәм Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Чистай Сабан туенда милли ишегалларын карап йөргәндә «чүлмәк вату» уенында катнашты. 

Татар ишегалдындагы үзешчәннәр җитәкчеләргә уенның кагыйдәләрен аңлатты, күзләрен яулык белән бәйләде. Икесе дә чүлмәккә туры тидерде. Көчле итеп сугудан хәтта таяклар шартлап сынды. 

Рус ишегалдын караганда кунаклар чүкеч белән бер сугуда кадакны бәреп куюда көч сынашты. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чуваш халкының ишегалдында таякларга боҗраларны туры китереп атуда катнашты.

Рамил Гали фотолары

  • Марат Хөснуллин Чистай халкын Сабантуй белән котлады: Кайткан саен уңай үзгәрешләр күрәм
  • Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй бәйрәмендә һәрвакытта да төрле милләт вәкилләре катнаша
Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot