news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй бәйрәмендә һәрвакытта да төрле милләт вәкилләре катнаша

Чистай Сабантуена Татарстан Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм Брянск өлкәсе губернаторы килде.

Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй бәйрәмендә һәрвакытта да төрле милләт вәкилләре катнаша
Рамил Гали

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Сабантуйда һәрвакыт төрле милләт вәкилләре катнаша. Бу фикерен ул бүген Чистайда Сабантуйда чыгышында әйтте.

"Сабантуй - татар халкының көтеп алган бәйрәме. Сабантуй Татарстанның шәһәрләрендә, авылларында уза, безнең илнең җитмешкә якын төбәгендә, чит илләрдә  үткәрелә. Ул безнең милли бәйрәм булса да, Сабантуйда бөтен милләтләр катнаша", - диде Президент.

Ул Чистай халкын Россия көне белән дә котлады. Халыкка зур хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. "Чистай гөрләп торсын", - дип теләде. 

Чистай Сабантуена Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз килгән иде. Кунаклар Татарстан Президенты белән бергә Ипподромда  ат чабышын карады, Сабантуй мәйданында үзешчәннәр оештырган ишегалларын йөреп чыкты. Алар уеннарда да катнашты.

Гөлүзә Ибраһимова видеосы

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100