news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин Чистай халкын Сабантуй белән котлады: Кайткан саен уңай үзгәрешләр күрәм

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары районда авыл хуҗалыгы тармагының ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклады.

Марат Хөснуллин Чистай халкын Сабантуй белән котлады: Кайткан саен уңай үзгәрешләр күрәм
Рамил Гали

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Чистайда Сабантуй бәйрәме ачылышында катнашты. Ул районда уңай үзгәрешләр, авыл хуҗалыгында яхшы нәтиҗәләр күзәтелүен әйтте.

«Язгы чәчү тәмамлануга багышланган бәйрәмдә булу шундый рәхәт. Авыл хуҗалыгының үсешен күрәбез. Аграрийлар елдан саен яхшырак нәтиҗәләргә ирешә. Кайткан саен уңай үзгәрешләрне күрәм, бу бик сөендерә», – диде ул.

Марат Хөснуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ел саен системалы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул шулай ук район җитәкчелеге һәм район хезмәтчәннәренең зур хезмәтен ассызыклады.

Район башлыгы Дмитрий Иванов кыр эшләренең сыйфатлы итеп башкарылуын әйтте. «Киләчәк уңыш өчен ныклы нигез салынды – 60 мең гектардан артык мәйданда бөртекле ашлык, 15 мең гектарда терлек азыгы, шулай ук 19 мең гектардан артык җирдә техник культуралар чәчелде», – диде ул.

Район башлыгы сүзләренчә, ел башыннан бирле 70 мең тонна сөт, 650 мең тонна ит җитештерелгән. 2021 елда Чистайда ябык футбол манежы, балалар сәнгать мәктәбе төзелгән. 

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Сабантуйда һәрвакыт төрле милләт вәкилләре катнаша. Бу фикерен ул бүген Чистайда Сабантуйда чыгышында әйтте, дип хәбәр иткән идек.
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100