news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикага килгән 37 самолетны тикшерде

Йогышлы авырулар һәм югары температура билгеләре булган кешеләр бортларда табылмады.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикага килгән 37 самолетны тикшерде
Михаил Захаров

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда 37 авиалайнерны йогышлы авырулар йоктырган кешеләр булу-булмауга тикшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Аэропортларда санитар-карантин контроле дәвам итә. 37 һава судносы тикшерелгән. 4176 пассажир арасында йогышлы авыру симптомнары һәм температура булган кешеләр ачыкланмаган», — диде Авдонина.

Хәзер татарстанлылар туризмга, дуслары һәм туганнарына килү максаты белән республика чикләреннән актив рәвештә чыга, әмма аларга ял иткәндә саклык чаралары турында онытмаска кирәк, диде спикер.

«Бу атнада без Россинең башка субъектларыннан яңа коронавирус инфекциясенең читтән кергән 11 очрагын ачыкладык», — дип өстәде Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы көньякта ял иткәннән соң Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның беренче очрагы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100