Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән
Бүгенге көнгә республикада барлыгы 5 404 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә республикада барлыгы 5 404 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«100 мең кешегә 145,1 авыру туры килә, бер атналык үсеш 0,6 процент тәшкил итә», — диде Любовь Авдонина.
Узган атнада Татарстанда коронавирус йоктыруның 218 очрагы теркәлгән. Бер тәүлектә пациентларны 5356 тикшерү уздырылган. Республикада коронавирус инфекцисенә барлыгы 423 мең тест уздырганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз